Биографиясе

1907 елның 17 апреле, Казан губернасы, Казан өязе Бәрле авылы – 1957 елның 12 сентябре, Казан.

1929–1931 елларда Кызыл Армиядә Беренче татар укчы полкында хезмәт итә. 1932–1941 елларда НКВД органнарында эшли.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командиры ярдәмчесе, 134 нче гвардия укчы полкның (21 нче армиянең 45 нче гвардия укчы дивизиясе) укчы ротасында политрук.

Ленинград фронты гаскәрләре составында Выборг һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 10 июнендә Карелия муентыгында шәһәр тибындагы Белоостров посёлогы янында батырлык күрсәтә: беренче булып һөҗүмгә күтәрелә, дошман траншеясенә бәреп керә, ике сугышчы белән гранаталар ыргытып дзотны юк итә; сугышта яраланган рота командирын алмаштыра; яралана, әмма сугышуын дәвам итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945) Казанда яши, ТАССР Эчке эшләр министрлыгының Янгыннан саклау идарәсендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ленинград өлкәсенең Выборг районындагы посёлокка Герой исеме бирелә.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин