Тарихы

Авылга XVI йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба-башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, рус-татар земство мәктәбе (1906 елдан), базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6978,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волосте үзәге. 1921 елның гыйнварыннан –ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның  28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иске Эсләк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, мәчет (2005 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Ситдыйков (1938 елда туган) – биология фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе. 

Халык саны

1859 елдан – 817,
1905 елда – 1567,
1920 елда – 1867,
1926 елда – 1609,
1938 елда – 1469,
1949 елда – 1292,
1958 елда – 1013,
1970 елда – 940,
1989 елда – 487,
2002 елда – 474,
2010 елда – 380,
2015 елда – 361 кеше (татарлар).