Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук  аучылык, такта яру, чүлмәк һәм мичкә ясау, тукучылык, тал һәм юкәдән үрү кәсепчелеге тарала.  

Авылда тегермәннәр, ярма яргычлар, ашлык киптерү урыннары, атлы ашлык сугу машиналары була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1775,8 дисәтинә тәшкил итә.

1895 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1902 елда – Борадәрлек-Вознесение мәктәбе, 1905 елда – земство башлангыч училищесе, 1912 елда дүрт сыйныфлы мәктәп ачыла (директоры – И.А.Ижбулдин).

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Бима авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Мариец” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Ишмурзин), 1950 елда аның составына Киров исемендәге колхоз (Мадык авылы) керә. 1961 елда  “Мариец” колхозы “Уйлыш” (Пеләмеш авылы) колхозы белән “Россия” колхозы итеп берләштерелә, 1994 елдан “Бима” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә  “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм “Дуслык” авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1919–1927 елларда авылда I баскыч мәктәп эшли, 1927 елда – җидееллык, 1937 елда – урта, Бөек Ватан сугышы елларында – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1919–1920 елларда мәктәптә журналистлар М.В.Кузнецов һәм В.Е.Бельский укыта. 1930 елларда директоры – мари язучысы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы И.М.Токмурзин-Ломберский (1896–1956).

1942–1955 елларда мәктәп каршында балалар йорты эшли; 1948–1951 елларда анда мари шагыйре В.Б.Исенеков (1935–1988) укый.

Мәдәният

1989 елдан мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли. Экспозициясе мари халкының мәдәнияте һәм көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә, авыл тарихына багышланган.

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә бар. Мәдәният йорты каршында 2010 елдан “Эр ужара” халык үзешчән фольклор коллективы эшли.

Авылда составында көмеш күп булган чишмә төзекләндерелгән.

Бима тирәсендә халык тарафыннан изге саналган агачлык бар.

Күренекле кешеләре

В.Ш.Шамаев (1916–1969) – фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры (авыл мәктәбе аның исеме белән атала).

Халык саны

1723 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 449,
1887 елда – 606,
1920 елда – 754,
1926 елда – 715,
1938 елда – 806,
1949 елда – 669,
1958 елда – 727,
1970 елда – 773,
1989 елда – 591,
2002 елда – 589,
2010 елда – 594,
2015 елда – 642 кеше (марилар).