Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык кәсепчелеге тарала.

1887 елдагы мәгълүматларга караганда, авылда су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1242 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Барҗы-Ятчинск волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – Вотяк автономияле өлкәсе составында, октябреннән – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кичкетаң авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Барҗы-Пельга шәһәрлеге (Пьянобор культурасы, безнең эраның III–IV йөзләре).

Авыл халкы шәһәрлек урынын Из-Шурбат дип атый (Таш баскыч).

Күренекле кешеләре

Е.Н.Михеев (1941–2004) – хәрби табиб (авыл клубында аның хөрмәтенә истәлек тактасы куелган).

Халык саны

1859 елда – 283,
1887 елда – 364,
1920 елда – 524,
1926 елда – 575,
1938 елда – 627,
1949 елда – 551,
1958 елда – 613,
1970 елда – 540,
1989 елда – 130,
2002 елда – 141,
2010 елда – 143,
2015 елда – 121 кеше (удмуртлар).