Эчтәлек

Мәҗүсилек һава, кояш, айга һ.б.га табынудан килә, шаманлык белән бәйле. Татар мөнәҗәтләрендә мәҗүсилек эзләре сакланмаган, аларның асылында Аллаһы Тәгаләгә һәм аның пәйгәмбәрләренә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Татар халкында мөнәҗәтләр Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тарала башлый (X–XI йөзләр).

Мөнәҗәтләрне 4 төркемгә бүлергә мөмкин.

1. Дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр. Аларда Аллаһы Тәгаләгә һәм Мөхәммәд, Нух, Ибраһим, Гайсә һ.б. пәйгамбәрләргә дан җырлана: «Йә Рәсүлем», «Аллаһ дәйү-дәйү», «Раббыга мәдхия» һ.б. Коръәндәге әлеге сюжетлар борынгы Шәрекъ мифлары, легенда һәм риваятьләренә барып тоташа.

2. Туган ил турында мөнәҗәтләр: «Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә» һ.б. Әлеге мөнәҗәтләрдә туган илне сагыну, аннан аерылу (гадәттә, сәбәбе билгесез) мотивлары ята. Аерылуның трагик нәтиҗәләре тасвирлау объектына әверелә.

3. Ана мәхәббәте турында мөнәҗәтләр: «Ерак булды газиз балам», «Балаларым чыкмый истән», «Синең анаң түгелмени?» мөнәҗәтләрендә баласыннан аерылган ана хәсрәте тасвирлана. Аерылышу сәбәпләре шулай ук билгесез.

4. Яшәү һәм үлем турында мөнәҗәтләр: «Исмәле, җил!», «Сабыр савытларым тулды» һ.б. Лирик герой көндәлек тормышның авырлыгыннан зарлана, дөньяның фанилыгы, үлемнең котылгысызлыгы турында уйлана. Ул Коръән кануннары белән каршылыкка керә. Коръән үлемнән курыкмаска өйрәтә, үлемне фани дөньядан бакыйга мәңгелеккә күчү дип аңлата. Кайбер мөнәҗәтләрдә («Якты дөньяны күреп туймадым») герой үлем куркынычын яхшы эшләр белән яисә үзе чыгарган мөнәҗәттә үзе турында хатирәләр калдырып җиңәргә тырыша.

Әдәбият     

Мөнәҗәтләр // Татар халык иҗаты: Бәетләр. К., 1983;

Зәйнуллин Җ. Мөнәҗәтләр, борынгы җырлар // Татар иле. 1996. № 46–47;

Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. К., 2000;

Урманче Ф. Мунаджат // Идель. 1999. № 1.

Автор — Ф.И.Урманчеев