Каманың сул кушылдыгы.

Озынлыгы – 12,2 км, бассейнының мәйданы – 60,9 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Биклән авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы – Бәтке авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге – 162 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы – 3%.

Биклән елгасының 0,5 тән алып 6,2 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгыбар. Елга челтәренең тыгызлыгы – 0,44 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле – 0,1 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы – 80 мм, ташу агымы катламы – 73 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа, апрель уртасында боздан арчыла. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы – 0,015 м3/с.

Ел дәвамында суы бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын – 300-400 мг/л, кышын һәм җәен – 1000 мг/л га кадәр.

Биклән бассейнында күләме 280 мең м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.