Биографиясе

1859 елның 16 августы, Петербург өлкәсенең Пулково авылы — 1923 елның 29 гыйнвары, Пермь шәһәре.

Петербург университетын тәмамлый (1882), шунда ук Геология кабинеты хезмәткәре булып эшли (1885 елдан), профессор (1903).

1904 елдан Казан университетында, минералогия һәм геология кафедрасы мөдире (1904–1913, 1915–1916) һәм физика-математика факультеты деканы (1907 елдан).

1916 елдан Петроград университетының Пермь бүлегендә (хәзер Пермь университеты), геология тарихы һәм палеонтология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректор (1920 елдан) һәм минералогия кафедрасы мөдире (1921 елдан).

Поленов Россиянең Европа өлешендә, Урал, Алтай, Якутиядә геологик туфрак тикшеренүләре үткәрә. Казан университеты Геология кабинеты каршында махсус китапханә оештыра, Геология музееның минераллар коллекциясен шактый тулыландыра.

Ф.А.Брокгауз һәм И.А.Ефронның Энциклопедия сүзлегендә 200 дән артык мәкалә авторы.

Казан табигыятьчеләр җәмгыяте президенты (1905–1914).

Екатеринбург шәһәрендә Урал университетын оештыруда катнаша (1920).

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Пермь университетының Палеонтология һәм геология тарихы музеена Поленов исеме бирелә.

Хезмәтләре

Причины вулканических явлений // Русское богатство. 1887. № 1.