- РУС
- ТАТ
Бирәзә елгасының уң кушылдыгы (Казансу елгасы бассейны).
Озынлыгы 6,6 км, бассейнының мәйданы 26,3 км2.
Арча районы территориясендә ага. Елга башы Иске Йорт авылыннан 6 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Югары Бирәзә авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге – 163 м, тамагыныкы – 110 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 134 мм, ташу вакытында агым катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Иске Йорт октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,045 м3/с.
Суы язын уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм язын бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Елгада гомуми күләме 1 млн м3 булган буа бар. Суы сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.