- РУС
- ТАТ
1930 елның 10 августында оештырыла.
Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.
Үзәге — Чистай шәһәре.
Мәйданы — 1799 кв.км.
Халкы 2017 елда — 78082 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 61%, руслар — 33,4%, чуашлар — 4,5%).
Район 60 торак пунктны берләштерә.
Гербы һәм флагы 2007 елның 24 гыйнварында раслана.
«Сыек зәңгәргә һәм яшеллеккә бүленгән җирлектә — тар көмеш пута; барысы өстендә — өске кыршавы һәм кырые арасында Россиянең күләгә төсендәге кече дәүләт бөркете (Екатерина II заманындагы) урнаштырылган алтын, икмәк үлчәве — дүрт бүлемле савыт (өч кыршаулы һәм боҗралы ике элмәкле кисмәк рәвешендә)».
«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге тигез булмаган горизонталь өч — күк, ак һәм яшел буйларга бүленгән (9:2:9 нисбәттә) һәм үзәгендә икмәк үлчәве — дүрт бүлемле савыт урнашкан туры почмаклы тукыма».
Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән Чистай районының табигый, икътисади һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Чистай муниципаль районы гербына нигез итеп Казан губернасы өяз шәһәре Чистайның 1781 елның 18 октябрендә расланган, тасвирламасында: « Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнге өлешендә бу яңа шәһәрдә һәртөрле ашлык белән зур сәүдә алып барылуын белдерүче, яшел җирлеккә куелган, дүрткә бүленгән, тамгаланган алтын савыт», — диелгән тарихи гербы алынган. Район үзәге Чистай шәһәре үз исемен 1781 елда, XVIII гасыр башында нигезләнгән Чистое Поле авылына (Архангел бистәсе) Казан наместниклыгының (1796 елдан — губернасының) өяз шәһәре статусы бирелгәннән соң ала. Район гербының үзәк фигурасы (ашлык сату өчен икмәк үлчәме) символик рәвештә Чистайның икмәк сәүдәсе өлкәсендә дәүләткүләм әһәмияткә ия тарихи мирасын чагылдыра. Ике башлы бөркет рәвешендәге тамга ашлык белән тәэмин итүнең дәүләт дәрәҗәсендә мөһим булуын, намуслылыкны һәм гаделлекне белдерә. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл символы. Гербның төсләр гаммасы үз территориясендә «Чиста болыннар» дәүләт табигый комплекслы заказнигы урнашкан районның уникаль табигый байлыкларын тасвирлый. Гербның чиста (фигураларсыз, «чиста» өлеше) районның исеменә («чиста кыр») ишарә. Яшел төс — яз, сәламәтлек, табигать, уңдырышлылык символы. Кече елгалар көмеш билбау белән сурәтләнгән, бу төс геральдикада ачыклык, килешү, саф күңеллелек билгесе. Районның иң төп табигый байлыкларының берсе — Кама елгасы — гербта югары омтылышлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы булган сыек зәңгәр төс белән күрсәтелгән.
Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.