Эчтәлек

Самара губернасы Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылы (хәзер Татарстанның Ютазы районына керә) халкының 1906 елның 14–17 июль көннәрендә алпавыт Ждановның һәм урындагы түрәләрнең кысуларына каршы баш күтәрүе.

Кузгалышның сәбәпләре: җиргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле I Дәүләт думасының куып таратылуы. Башлап йөрүчеләре – солдат хезмәтеннән кайткан А.Габдрахманов, Г.Канәфиев, М.Насыйров, В.Җаббаров. Алар урманга да хуҗа булган алпавыт Ждановның ашлык амбарын таларга, агачларын кисәргә һәм җирен басып алырга өндиләр. 14 июльдә рөхсәтсез урман кисү башлана. Җирле хакимият вәкилләре башбаштаклыкны туктатырга тырыша. 17 июльгә билгеләнгән авыл җыенында халык аларга буйсынудан баш тарта.

Авылга полиция отряды, аннары Самара губернаторы урынбасары Ф.Кошко җитәкчелегендә гаскәриләр җибәрелә. Алар белән бәрелештә 12 кеше яралана һәм үтерелә. 74 кеше хөкемгә тартыла, хәрәкәтне җитәкләүчеләр һәм аңа актив катнашучылар берничәшәр елга ирекләреннән мәхрүм ителә; 8 кеше аклана.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Революция 1905–1907 годов в Татарии. М., 1965.