Тарихы

Авыл 1646 елдан Кыят атамасы белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Богородский исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1866), су һәм 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 3кибет эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1480 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1957 елның 30 октябреннән Буа районында.

Хәзер Яшевка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1937 елдан авыл «Непобедимый» колхозы составында, 1957 елда Кыят спиртсовхозкомбинаты составына керә (1967 елдан В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия бүлекчәсе «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы). 1991 елда авыл «Яшевка» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына бүленеп чыга.

Халкы Буа шәһәре предприятиеләрендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1982 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1991 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

2006 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (2011 елга кадәр – башлангыч).

Авыл янында археология истәлеге – Яшевка авыллыгы (гомумболгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 186 ир заты;
1859 елда – 772,
1897 елда – 1002,
1908 елда – 1114,
1920 елда – 1198,
1926 елда – 1202,
1938 елда – 991,
1949 елда – 590,
1958 елда – 560,
1970 елда – 500,
1979 елда – 344,
1989 елда – 193,
2002 елда – 248,
2010 елда – 213,
2015 елда – 220 кеше (руслар – 94%, чуашлар – 5%).