Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мельничная Карланга исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда приход-чиркәү мәктәбе (1890 ел), су һәм 2 җил тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 991 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Зур Фролово авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красная Нива» колхозы оештырыла, соңрак «Кызыл Октябрь» итеп үзгәртелә. 2015 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Степаново I (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры) II, III, IV, V, VI, VII, VIII, IX авыллыклары (Имәнкискә культурасы), Степаново I, II шәһәрлекләре («Шишка») (Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.И.Петрухин (1878/1879–?) – Казан губернасыннан Икенче Дәүләт думасы депутаты.

Халык саны

1782 елда – 68 ир заты;
1859 елда – 415,
1908 елда – 995,
1920 елда – 831,
1926 елда – 688,
1938 елда – 741,
1949 елда – 413,
1958 елда – 286,
1970 елда – 178,
1979 елда – 135,
1989 елда – 120,
2002 елда – 137,
2010 елда – 117,
2015 елда – 121 кеше (руслар).