Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантоны Борындык волостенда. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Күшке авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кече Боерган» колхозы оештырыла, 1950 елда «Кызыл Шәрекъ» дип үзгәртелә, 1989 елда берләштерелгән «Правда» колхозы составына керә.

1993 елдан «Правда» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан «Правда» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. Агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан «Агрофирма «Тахаръял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: Кече Боерган авыллыгы (монголларга кадәр Идел буе Болгар дәүләте чоры), Хорновар торулыгы (монголларга кадәр Идел буе Болгар дәүләте чоры) табыла.

Халык саны

1926 елда – 60,
1938 елда – 242,
1949 елда – 246,
1958 елда – 105,
1970 елда – 285,
1979 елда – 180,
1989 елда – 117,
2002 елда – 101,
2010 елда – 92,
2015 елда – 83 кеше (чуашлар).