Тарихы

Авыл 1662 елдан мәгълүм. 1859 елга кадәр Байбулат исемен йөртә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1350,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Карлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла, 1963 елда «Татарстан» колхозы (Яңа һәм Иске Суыксу авыллары) составына керә. 2003 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Гидросервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, Буа урман хуҗалыгында эшли, кырчылык,. ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1973 елда – җидееллык, 1989 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында Буа сәнгать мәктәбе филиалы, 2000 елдан төбәк тарихы музее эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

2010 елдан мәдәният йорты каршында «Чишмә» фольклор ансамбле (җитәкчесе – Д.З.Әхмәтшин), «Йолдызкай» хореография коллективы (җитәкчесе – Л.М.Салихов) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Карлы I һәм II торулыклары табыла (буралы курган культурасы).

Халык саны

1795 елда – 215,
1859 елда – 557,
1880 елда – 707,
1897 елда – 835,
1910 елда – 1018,
1913 елда – 1250,
1920 елда – 916,
1926 елда – 1012,
1938 елда – 990,
1949 елда – 921,
1958 елда – 932,
1970 елда – 990,
1979 елда – 912,
1989 елда – 747,
2002 елда – 843,
2010 елда – 794,
2015 елда – 870 кеше (татарлар).