Тарихы

Авыл 1646 елдан мәгълүм.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Никола чиркәве (1873–1877 елларда; өлешчә сакланган; псевдоренессанс стилендәге эклектика дәвере архитектура истәлеге), Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1912 елдан), чиркәү-приход мәктәбе, тегермән, 17 сәүдә-сәнәгать оешмасы, шимбә базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2577,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Боерган авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Авангард-1» колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә. 2005 елдан «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2014 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1931–2003 елларда май заводы эшли. 2003 елда Буа шәһәре май заводы белән берләштерелә.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 193 елда –  М.Горький исемендәге колхоз яшьләре җидееллык, 1938 елда – урта, 1965 елда – тулы булмаган урта, 2010 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2016 елда ябыла.

Авылда клуб (1981 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Иске Борындык авыллыгы (гомумболгар истәлеге), Иске Борындык I (буралы курган һәм Имәнкискә культурасы), II (буралы курган культурасы) торулыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Н.А.Соболев (1919–2007) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1795 елда – 744,
1859 елда – 754,
1897 елда – 1897,
1913 елда – 1650,
1920 елда – 1643,
1926 елда – 1509,
1938 елда – 1190,
1949 елда – 908,
1958 елда – 684,
1970 елда – 656,
1979 елда – 234,
1989 елда – 134,
2002 елда – 127,
2010 елда – 107,
2015 елда – 105 кеше (чуашлар – 70%, руслар – 30%).