Төп нигезләмәләре

Православиенең төп нигезләмәләре 325 (Никея шәһәре) һәм 381 (Константинополь шәһәре) елларда чиркәү карамагындагы Вселенский соборларда кабул ителгән Никея-Константинополь «Инану символы» кануни китабында тупланган.

Православие динендәгеләр өч сыйфатта: Илаһ-Ата, Илаһ-Ул, Илаһ-Изге Рух ролендә чыгыш ясаучы бер Аллага табыналар.

Дөньяны яратучы — Илаһ-Ата.

Илаһ-Ул — илаһи һәм адәми сыйфатларга ия булган, дөнья яратылганчы Илаһ-Ата тарафыннан тудырылган, әмма җир йөзендәге гомерен Изге Мәрьям Ана биргән Иисус Христос (Гайса Мәсих). Ул кешелекне коткарып калу хакына хачта газаплы үлем кичерә, ләкин гомернең бакыйлыгына ишарәләп, яңадан терелә.

Илаһ-Изге Рух, православие тәгълиматлары буенча — кеше гомеренең рухи нигезе; Илаһ-Атадан башлана (католицизмның православиедән аермасы — Изге Рухның Илаһ-Улдан да башлануын тануында); могҗизалар тудыру өчен пәйгамбәрләрне, әүлияләрне, апостолларны илаһи көч белән бүләкли; ул көч диндарларга дини йолалар башкарганда иңә.

Дини тәгълиматлар чыганагын Библия һәм христианлык көнчыгыш һәм көнбатыш тармакларга бүлгәләнгәнче (соңгысы — 2 нче Никея Вселенский соборы, 787 ел) булган беренче 7 Вселенский соборның, шуннан соңгы җирле соборларның карарлары, шулай ук II–VIII йөзләр Чиркәү Хакимнәренең (христиан дине галимнәре) тәгълиматлары кергән Изге риваятьләр тәшкил итә.

Йолалары

Православие 7 йоланы таный: чукыну, хуш исле май сөртү, түгәрәк ак күмәч белән шәраб эчү, тәүбә итү, руханилык, өйләнешү, зәйтүн мае белән изгеләндерү (тән сырхауларыннан рухи савыгу һәм тәүбә кылынмаган гөнаһлардан арыну өчен үткәрелә).

Иисус Христос тормышы белән бәйле булулары сәбәпле, чукыну һәм түгәрәк ак күмәч белән шәраб эчү йолаларының аерым мәгънәсе бар. Чукындыру йоласы чукындырылучыны өч тапкыр суга чумдыру юлы белән башкарыла. Бу вакытта чукынучы үзенә туганда ук язылган гөнаһларыннан арына (Адәм белән Хаува). Христианнар ак күмәч салынган шәраб эчүне Иисус Христосның Тәненә һәм Канына кушылу дип ышаналар.

Православиедә Иисусның анасы Изге Мәрьям, Чукындыручы Иоанн Предтеча, төрле изгеләр (апостоллар, борынгы пәйгамбәрләр, христиан динен таратучылар) һәм аларның изге җәсәдләре аеруча хөрмәт ителә.

Илаһ һәм изгеләр белән аралашу иконалар алдында башкарыла.

Православие тәгълиматы фәрештәләргә, кылган яхшылыклар яки гөнаһлар өчен үлгәннән соң җәза (түләү) алуга, җәннәт һәм җәһәннәмгә ышануны күздә тота.

Идарәсе

Православиедә үзәкләштерү юк, эре чиркәү оешмалары автокефаль тәртиптә — мөстәкыйль идарә ителә. Алар барлыгы — 15, шуларның 4 се (Константинополь, Александрия, Антиохия, Иерусалим) Вселенский титулын йөртә; башкалары — Рус, Грузин, Серб, Румын, Болгар, Кипр, Эллада (грек), Албания, Польша, Чехия җирләре һәм Словакия, Америка җирле чиркәү оешмалары. Шулай ук тагын автономияле православие чиркәүләре бар (Япония, Украина һ.б.).

Рус православие чиркәве идарәсенең югары органнары булып закон чыгару, башкарма хокукларга һәм хөкем итү вәкаләтләренә ия булган Поместный собор, Архиерей соборы һәм башында патриарх торган Изге Синод санала. Административ-чиркәү берәмлеге булып епископ, архиепископ яки митрополит җитәкчелегендәге епархия санала.

Идел буенда православие

Идел буенда беренче христианнар VII нче йөздә күренә башлый. Киев Русенда православие кабул ителгәнннән соң (988), кенәз Владимир I 990 елда Идел буе Болгар дәүләтенә Марк Македонянин җитәкчелегендә миссионерлар җибәрә, ләкин православие динен гаиләләре белән 4 болгар кенәзе генә кабул итә.

Руслар һәм болгарлар арасында сәяси, сәүдә, мәдәни элемтәләр киңәю нәтиҗәсендә, 1006 елда сәүдәгәрләрнең ике дәүләт территориясе буенча ирекле хәрәкәт итүләре турында килешү төзелә (кара Болгар-рус килешүләре). Бу вакыйга Болгар дәүләте территориясендә православие җәмгыятьләре барлыкка килүгә сәбәп була.

XII йөзнең 1 нче яртысында — XIII йөзнең 1 нче чирегендә Идел буена православие дине үтеп керә: Болгар шәһәрендә рус сәүдәгәрләре һәм ирекле һөнәрче-христианнар даими яши.

Православие динен тотучылар болгарлар арасында да күренә башлый, җәфа чигүче Авраамий Болгарский (1229 елда үлә) Рус православие чиркәвенең иң беренче изгеләреннән санала.

Шулай ук Болгарда — христиан динле Әрмәннәр колониясе, Казанда Әрмән бистәсе булуы билгеле (XIV–XV йөзләр).

Казан төбәгендә православие Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552) һәм аның җирләрен православие динендәге халыклар белән колонизацияләү барышында киң тарала. 1555 елда оешкан Казан епархиясе татарларны һәм Идел буенда яшәүче рус булмаган башка халыкларны христианлаштыру буенча актив эш башлый (кара Православие миссионерлыгы, Яңа чукындырылганнар конторасы).

Изгеләндерүчеләр Гурий, Герман һәм Варсонофий, патриарх Гермогенның эшчәнлеге Казан епархиясе белән бәйле, Казан Мәрьям Ана иконасы Казанда табыла (1579). Төбәктә православие дине таралуда ачылуга ук эре дини тәгълимат һәм фәнни шәркыять үзәгенә әйләнгән Казан руханилар академиясе мөһим роль уйный (1842–1921).

Совет чорында православие

1917 елда епархиядә 794 чиркәү, 27 монастырь эшли. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, «Чиркәүнең дәүләттән һәм мәктәптән аерылуы турында»гы декретка яраклаштырып (1918), монастырьларны, храмнарны, рухани уку йортларын ябу компаниясе башлана. Изге урыннарны җимерүгә каршылык күрсәткән православие руханилары 1918–1938 елларда репрессияләргә дучар ителә: 1918 елда Елантау монастыре (кара Елантау монастыреның шәһит киткән изгеләре), 1930 елда Раифа пустыне (кара Раифа шәһидләре, «Раифа монастыре» эше) монахлары атып үтерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында дәүләт хакимияте һәм дини оешмалар арасында беркадәр уңай үзгәрешләр күзәтелә. 1941–1944 елларда митрополит Сергийның (Страгородский; 1943 елдан Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы) ватан өчен көрәшкә берләшүгә чакырып, 30 мөрәҗәгате басылып чыга. Дини җәмгыятьләр армия ихтыяҗына әйберләр җыя.

Ләкин сугыш тәмамлануга ук, диндарларга һәм руханиларга адм. басым яңара, халык арасында атеистик пропаганда көчәя. Татарстанда динне эзәрлекләү шартларында архиепископлар Сергий (Королёв), Михаил (Воскресенский) гамәлдәге гыйбадәт йортларын ябылудан саклап калырга тырышалар.

Русьне чукындыруның 1000 еллыгын бәйрәм итү дәүләт һәм православие оешмалары арасындагы мөнәсәбәтләрнең нормальләшүен башлап җибәрә (1988). Бу вакытта Татарстанда 15 православие җәмгыяте исәпләнә, шуларның 3 се Казанда эшли (шәһәрдә — 3, республикада 9 храм ачыла). 1988 елдан Казан епархиясен (2012 елда митрополия итеп үзгәртелә) епископ Анастасий (Меткин) (1996 елдан — архиепископ, 2012 елдан — митрополит) җитәкли.

Хәзерге торышы

2007 елда православие җәмгыятьләре саны 270 кә, гамәлдәге храмнар 198 гә, яңадан ачылган монастырьлар 10 га җитә. 1995 елда Казан изгеләндерүчесе Ефрем белән, изгеләр Иона һәм Нектарийның җәсәдләре табылу (Казан Кремле территориясендә алып барылган казу эшләре вакытында) Казан епархиясе тормышында зур вакыйгага әверелә.

Казан епархиясе эшчәнлегенә патриарх Алексий II зур игътибар бирә; ул Татарстанга ике тапкыр килә: 1997 елда килүендә Казан руханилар училищесе (1998 елдан — семинария) Зөядәге Успение монастыре диндарларына тапшырыла; 2005 елда — Казан епархиясе оештырылуына 450 ел тулу уңаеннан — республиканың православие динен тотучыларына могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасының күчермәсе тапшырыла, Казан Кремлендә Благовещение соборы, Казан Богородица монастыреның Крестовоздвижение соборы ачыла.

ТР православие оешмалары республиканың күп конфессияле яшәеше шартларында төрле дин тарафдарлары арасында ышаныч һәм үзара хөрмәт атмосферасын сакларга омтылалар; аларның халыкны тәрбияләү һәм хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләренә игътибары арта бара. Татарстанда, Рус православие чиркәвенең җәмгыятьләреннән башка, 5 иске дин тарафдарлары җәмгыяте (Белокриницкий килешүе һәм Иске помор юнәлешендәге) бар.

Шулай ук кара Иске дин тарафдарлыгы, Казан изгеләре, Керәшен татарлар, Православие бәйрәмнәре, Православие чиркәүләре.

Әдәбият  

Платон (Любарский). Сборник древностей Казанской епархии и других приснопамятных обстоятельств. К., 1868;

Богословский Г.К. Краткий очерк Казанской епархии с приложением биографических сведений о Казанских архипастырях. К., 1892;

Макарий (Булгаков Михаил Петрович). История Русской церкви: В 7 кн. М., 1994–96;

Поспеловский Д.В. Русская православная церковь в XX веке. М., 1995;

Журавский А. Жизнеописания новых мучеников Казанских. Год 1918-й. М., 1996;

Карташёв А.В. Очерки по истории русской церкви. В 2 т. М., 1997;

Тальберг Н. История Русской церкви. М., 1997;

Елдашев А.М. Монастыри Казанского края: Очерки истории. К., 2004;

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. К., 2007.

А.В.Климин