Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. XIX йөздә – ХХ йөзнең беренче яртысында рәсми чыганакларда ике торак пункт – Татар Боерганы һәм Чуаш Боерганы буларак телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет; ХХ йөз башында чиркәү, 2 мәчет, 2 мәктәп, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2191,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Боерган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Гигант» колхозы оештырыла, 1945 елда 3 колхозга бүленә: «Яңа юл», «Кызыл Октябрь», Ленин исемендәге, 1950 елда Ленин исемендәге колхозга берләштереләләр, 1959 елда «Гигант» колхозы итеп үзгәртелә һәм күрше колхозлар кушылу исәбенә эреләндерелә.

1989 елда «Гигант» колхозы бүленә, авыл «Победа» колхозы составына керә, 1994 елдан «Победа» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан «Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, аннан соң «В.Чернов исем. Агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан «Агрофирма «Тахарьял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык,. ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – эшче яшьләр (яңа бина төзелә), 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1964 елда – урта (1964 һәм 1980 елларда яңа биналар төзелә) итеп үзгәртелә.

1930 елда татарлар өчен сыйныфлар ачыла.

1950 еллар башында мәктәпнең рус һәм татар өлешләре берләштерелә, башлангыч татар мәктәбе саклана.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар өчен балалар йорты урнаша (чиркәү бинасында һәм мәктәпнең бер бинасында).

1998 елда мәктәптә төбәк тарихы музее эшли (җитәкчесе – М.П.Вериялов).

Авылда мәдәният йорты (1970 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1980), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2013 ел), мәчет (1996) бар.

2006 елдан – мәдәният йорты каршында «Доброта» балалар театр коллективы (җитәкчесе – О.В.Юркина), 2005 елдан «Ритм» балалар бию коллективы (җитәкчесе – Л.Н.Хлынова) эшли.

1998 елда авылда И.Н.Юркин музей-йорты ачыла (нигез салучы – Ю.В.Яковлев; таза тормышлы крәстиян Юркиннаның элекке йортында урнаша, 2013 елда мемориаль такта куела).

Күренекле кешеләре

Б.Г.Җамалетдинов (1947 елда туган) – ТРның атказанган агрономы;

Н.Җ.Кадыйров (1926–1993) – Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены (өч тапкыр), икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

В.В.Ухли (Плешков) (1914–1990) – чуаш прозаигы, драматург, педагог, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Чуаш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.В.Чашкин (1925–1987) – ТАССРның һәм РСФСРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

И.Н.Юркин (1863–1943) – язучы, этнограф, фольклорчы, чуаш матур әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

Халык саны

1859 елда – 895,
1897 елда – 1985,
1913 елда – 2352,
1920 елда – 2210,
1926 елда – 2098,
1938 елда – 1880,
1949 елда – 843,
1958 елда – 1597,
1970 елда – 1691,
1979 елда – 1679,
1989 елда – 857,
2002 елда – 773,
2010 елда – 665,
2015 елда – 637 кеше (чуашлар – 59%, татарлар – 39%).