Тарихы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Ак Воложка, Камышлы исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1886 елда мәдрәсә ачыла. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында мәктәп, 8 җил тегермәне, тимерчелек, мануфактура һәм 5 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1157 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Аксу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елда аның составына «Спартак» колхозы (Бик-Үти авылы), Вахитов исемендәге колхоз (Ташкичү авылы) керә.

1963 елда – «Марс» колхозы, 1991 елда – Ленин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 2003 елдан «Аксу» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Аксу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Агрофирма «Бола» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Халкы күбесенчә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1983 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1986 елда яңа бина төзелә).

1997 елдан мәктәп каршында Г.Шәрәф исемендәге төбәк тарихы музее эшли (җитәкчесе – Р.Ф.Хәйруллина).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1986 ел), «Гайшә» мәчете (2000 ел), 2016 елдан мәдәният йорты каршында «Ахирәтләр» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Д.В.Сөләйманова).

Күренекле кешеләре

Н.Р.Әхтәмов (1931–1992) – радиоинженер, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары кавалеры;

Бертуган Шәрәфләр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре: Борһан (1883–1942) – журналист, әдәби тәнкыйтьче, укытучы, Галимҗан (1896–1950) – җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, тел галиме, Гыйльметдин (1885–1942) – нашир, Шәһәретдин (1879–1938) – укытучы, язучы, Шиһап (1875–1939) – мулла, бертуган кардәшләре ярдәме белән туган авылында мәктәп салдыра, «Матбагаи Шәрәф» – бертуган кардәшләре басмаханәсе;

Б.Шаһиди (1894–1989) – тел галиме, Кытай сәясәт эшлеклесе, Өремче шәһәре губернаторы (1944–1947 елларда), Бөтенкытай мөселманнары җәмгыяте рәисе (1955–1966 елларда), «Уйгырча-кытайча-русча сүзлек» авторы.

Халык саны

1782 елда – 175 ир заты;
1859 елда – 876,
1897 елда – 1596,
1920 елда – 2073,
1926 елда – 1790,
1938 елда – 1688,
1949 елда – 1344,
1958 елда – 1140,
1970 елда – 1540,
1979 елда – 1505,
1989 елда – 900,
2002 елда – 708,
2010 елда – 645,
2015 елда – 611 кеше (татарлар).