Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Беренче исеме – Аверьяновка. Кайбер мәгълүматлар буенча, җирләр алпавыт Аверьяновныкы була, башка мәгълүматлар буенча – алпавыт Шулешкиннарга карый.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 249 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Иске Исаково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Прогресс” колхозы оештырыла, 1951 елда берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (Иске Исаково авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 193,
1889 елда – 112,
1910 елда – 220,
1920 елда – 197,
1926 елда – 269,
1938 елда – 214,
1949 елда – 172,
1958 елда – 106,
1970 елда – 106,
1979 елда – 106,
1989 елда – 77,
2002 елда – 84,
2010 елда – 74,
2015 елда – 63 кеше (руслар, татарлар).