Тарихы

XIX йөз ахырында сәүдәгәр Санин хуторлары урынында нигез салына (башка мәгълүматлар буенча – XVIII йөздә).

Революциягә кадәрге чыганакларда Санин-Ключевский поселогы буларак билгеле, Совет чорында авылның бер үк вакытта 2 исеме – Вязовка һәм Югары Санин Чишмәсе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә районында.

Хәзер Вязовка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Совет” колхозы оештырыла, 1953 елда аңа тагын 4 колхоз кушыла, 1957 елда “Бөгелмә” кошчылык совхозы составына керә. 1971 елда аңардан 2 хуҗалык аерылып чыга: “Терлек симертү совхозы” (поселок аңа керә) һәм “Птицевод” дәүләт нәсел кошчылык заводы.

1981 елда “Горный” совхозы оештырыла, соңрак авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2009 елга кадәр эшли).

Халкы күбесенчә кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1982 елда урта мәктәп ачыла, 2011 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә (аның каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли). Мәдәният йорты (1988 елдан), китапханә (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1983 елдан) эшли.

Мәдәният каршында үзешчән коллективлар эшли: “Молодость” вокал студиясе (1990 елдан, оештыручысы – В.Н.Воронов, җитәкчесе – А.М.Бадыгина); “Прометей” театр студиясе (1990 елдан, оештыручысы – Е.В.Орлова, җитәкчесе – А.М.Бадыгина), “Петрушка” балалар театр студиясе (1990 елдан, оештыручысы – В.Н.Воронов, җитәкчесе – С.И.Вәлиуллина); “Светлячок” балалар вокал студиясе (1991 елдан, оештыручысы – В.Н.Воронов, җитәкчесе – А.М.Бадыгина);

Халык саны

1920 елда – 365,
1926 елда – 398,
1970 елда – 219,
1979 елда – 154,
1989 елда – 517,
2002 елда – 670,
2010 елда – 639,
2015 елда – 678 кеше (руслар – 40%, татарлар – 34%,).