Тарихы

Авылга XVIII йөздә Яңа Мәскәү юлында почта станциясе буларак нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Димескәй исеме белән дә билгеле.

1706 елда Троицк авылыннан (хәзер Оренбург өлкәсе) татар, башкорт, кыргыз, удмурт һәм мордваларның 10нан артык гаиләсе күчерелә. Беренче исеме – Рәҗәп. Кайбер мәгълүматлар буенча, руслар авылга 1773–1775 еллардагы Пугачёв күтәрелеше вакытында киләләр.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, почта хезмәте.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, мәктәп, земство станциясе, 3 су тегермәне, тимерче алачыгы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4859 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Димескәй волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.

Хәзер Татар Димескәе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Батрак” колхозы (беренче рәисе – Ю.Саттаров) оештырыла, 1934 елда Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1944 елда берничә хуҗалыкка бүленә, 1950 елда кабат Куйбышев исемендәге колхозга беләштереләләр (аның составына “Сулы” колхозы (Сулы авылы) һәм Сталин исемендәге колхоз (Суыкчишмә авылы) керә).

1996–2008 елларда “Димескәй” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1933 елда – җидееллык, 1961 елда – тулы булмаган урта, 1974 елда – урта (яңа бина төзелә), 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда “Умырзая” балалар бакчасы (1985 елдан, 2013 елда мәктәп бинасына күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1962 елда яңа бина төзелә), китапханә, “Җәмигъ” мәчете (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Чишмә” балалар фольклор коллективы (1972 елдан, оештыручысы – Р.М.Зәйнуллина, җитәкчесе – Г.В.Рәхимова), “Мизгел” балалар театр коллективы (җитәкчесе – З.У.Камалиева), “Шома бас” бию коллективы (җитәкчесе – Р.Д.Шәйхуллина), “Ай, былбылым” вокал коллективы (җитәкчесе – И.В.Миңлекәева), “Хыял” театр коллективы (1992 елдан “халык” исемен ала, җитәкчесе – З.У.Камалиева) эшли.

Авылдан 5 км көнбатыштарак “Татар Димескәе” ботаника табигать истәлеге (1989 елда) урнашкан, ТР рельефының иң күтәренке өлеше (340 м).

Күренекле кешеләре

Д.Г.Рәхмәтуллин (1951–2007) – рәссам, монументалист, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы;

Е.А.Тимерҗанов (1931 елда туган) – РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры (авыр атлетика), ТАССРның атказанган физик культура хезмәткәре, “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе аның исемен йөртә (Бөгелмә шәһәре).

Халык саны

1795 елда – 449,
1859 елда – 971,
1889 елда – 1527,
1897 елда – 1865,
1910 елда – 2481,
1920 елда – 2481
1926 елда – 1994,
1938 елда – 1139,
1949 елда – 835,
1958 елда – 722,
1970 елда – 915,
1979 елда – 760,
1989 елда – 681,
2002 елда – 675,
2010 елда – 606,
2015 елда – 634 кеше (татарлар).