Административ-территориаль буйсынуы

1957 елда оештырыла (1960 елда теркәлә).

Поселок плотина төзелеше вакытында нефть скважиналарын су белән тутыру өчен нефтьчеләр тарафыннан нигезләнә. 1957 елда Карабаш сусаклагычы төзү нәтиҗәсендә анда берничә авыл халкы күчереп утыртыла.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Зур Фёдоровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә М.Җәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, ат үрчетү һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1957 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла (1996 елда яңа бина төзелә), 2012 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1957 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә) бар,  “Хәсрәтле ана” һәйкәле куелган.

Поселокның көньяк чигеннән 1,3 км көнбатыштарак “I Алкино”  известьле мелиорантлар чыганагы ачыклана (запаслары 2336 мең тонна тәшкил итә).

Поселок тирәсендә археология ядкәрләре бар (юкка чыккан Хуҗамәт авылы исеме белән атала): Хуҗамәт курганы (чоры ачыкланмаган), буралы курган культурасына һәм гомуми болгар истәлекләренә нисбәтле I, II, III Хуҗамәт табылдыгы.

Халык саны

1970 елда – 455,
1979 елда – 380,
1989 елда – 300,
2002 елда – 490,
2010 елда – 453,
2015 елда – 469 кеше (руслар – 58%, татарлар – 20%).