ТАССР Министрлар Советының 1957 ел 20 август күрсәтмәсе нигезендә ТАССР Министрлар Советы каршындагы Тәэминат һәм сәүдә идарәсе буларак оештырыла, ТАССР Югары Совет Президиумының 1979 ел 23 октябрь Указы белән ТАССР (1990 елдан — ТССР) Матди-техник тәэминат дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

Дәүләт бюджет оешмаларын һәм предприятиеләрен матди ресурслар белән тәэмин итү буенча тәэминат-арадашчылык операцияләре башкара.

Секретариатны, гомуми, планлаштыру-икътисад, финанс-бухгалтерлык, текстиль продукциясе, металл һәм металл эшләнмәләр, химия сәнәгате, төзелеш, ягулык-майлау материаллары һәм ягулык, җирле төзелеш материаллары, җиһазлар бүлекләрен үз эченә ала.

Дәүләт комитеты системасына Казан товарлар базасы һәм хуҗалык исәбендәге вак күмәртәләп сату кибетләре керә.

РСФСРның шундый ук дәүләт комитетына һәм ТАССР Министрлар Советына буйсына.

РСФСР Матди-техник тәэминат дәүләт комитетының 1991 ел 14 июль боерыгы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан «Татгосснаб» коммерция-арадашчылык фирмасына тапшырыла.

Рәисләре: Х.С.Хәбибуллин (1979–1984 еллар), Н.Ф.Козарь (1984–1986 еллар), В.М.Хәбибуллин (1986–1989 еллар), З.Ф.Сабиров (1989–1991 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов