Тарихы

Авылга XIX йөз уртасында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 234 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Петровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1931 елда) авылда “1 май” колхозы оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы совхозы составына керә, 1971 елда “Прогресс” совхозы (үзәк утары – Петровка авылы) составында аерылып чыга, 1996 елдан “Прогресс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы “Бөгелмә нәсел кошчылык заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1971 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1993 елда – урта, 2010 елда – башлангыч, 2013 елда башлангыч мәктәп–балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты (1984 елдан), бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” фольклор коллективы (1992 елдан, оештыручысы – Л.А.Захарова, җитәкчесе – А.П.Стройкина); “Русские узоры” хор коллективы (1992 елдан, оештыручысы – А.И.Антонова, җитәкчесе – А.П.Стройкина) эшли.

Авыл янында, Сулы елгасы үзәненең сул яры сөзәклегендә “Петровка наратлары” ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан (1989 ел). Аның көньяк участогы читендә XIX йөзгә караган корылмалары булган парк бар. Паркка буа тоташа, аның яр буйларында чишмәләр күп.

Авылда тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре сакланган:

  • су тегермәне (XIX йөз ахыры);
  • алпавыт, Бөгелмә земство управасы рәисе, инженертимер юлчы, Идел-Бөгелмә тимер юлы төзелеше инициаторы П.П.Дмитриев утары (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, архитектура истәлеге). Совет хакимияте елларында анда “Петровский” ял йорты урнаша. Бөек Ватан сугышы елларында (1941 елның 25 сентябреннән 1942 елның 1 октябренә кадәр) “Петровский” ял йортында 100 урынга исәпләнгән 4147 нче эвакуацияләнгән госпиталь урнаша (хәзер бинасы ярым җимерек хәлдә).

Халык саны

1859 елда – 355,
1889 елда – 176,
1910 елда – 225,
1920 елда – 375,
1926 елда – 322,
1938 елда – 287,
1949 елда – 297,
1958 елда – 219,
1970 елда – 291,
1979 елда – 397,
1989 елда – 484,
2002 елда – 533,
2010 елда – 484,
2015 елда – 470 кеше (руслар – 56%, татарлар – 26%).