Тарихы

XVIII йөзнең икенче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәктәп һәм сабын кайнату заводы була. XX йөз башында чиркәү-приход (1885 ел) һәм земство (1908 ел) мәктәпләре, сабын кайнату заводы эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 925 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостенда, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный ключ” колхозы (беренче рәисе – К.А.Ларин) оештырыла, 1951елда “Красный пахарь” (Акшуат авылы), Ворошилов исемендәге (Чирково авылы) һәм “Колхозный путь” (Зур Покровка авылы) колхозлары белән “Красный ключ” колхозына берләштерелә.

1960 елда “Заря” колхозы итеп үзгәртелә, соңрак “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Авылда ишек ясау фабрикасы бар.

Халкы күбесенчә “Рассвет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1969 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1979 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда “Задоринка” балалар бакчасы (1978 елдан), мәдәният йорты (1991 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (мәдәният йорты бинасында) бар.

1991 елдан мәдәният йорты каршында “Улыбка” балалар бию коллективы (оештыручысы – Р.М.Гуськова, җитәкчесе – Е.С.Батаева) эшли.

Халык саны

1859 елда – 307,
1889 елда – 444,
1920 елда – 503,
1926 елда – 547,
1938 елда – 387,
1949 елда – 323,
1958 елда – 303,
1970 елда – 272,
1979 елда – 448,
1989 елда – 450,
2002 елда – 475,
2010 елда – 473,
2015 елда – 481 кеше (руслар – 60%, татарлар – 26%).