Тарихы

XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Аполлинарьевка исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Восточный авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Еновка” колхозы оештырыла, 1958 елда “Политотделец” (Елховка авылы) колхозы белән “Чапаев исемендәге колхоз”га берләштерелә. 1969 елда “Восточный” җәнлек совхозы (Восточный поселогы белән бергә) оештырыла.

Халык саны

1889 елда – 61,
1920 елда – 79,
1926 елда – 134,
1938 елда – 163,
1949 елда – 150,
1958 елда – 80,
1970 елда – 66,
1979 елда – 65,
1989 елда – 28,
2002 елда – 24,
2010 елда – 37,
2015 елда – 15 кеше (руслар, мордвалар).