Административ-территориаль буйсынуы

Торак пункт буларак 1960 елның 16 февралендә теркәлә.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Берёзовка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда поселокта “Бугульминский” совхозы (Әлмәт, Бөгелмә һәм Мөслим районнары колхозлары җирлегендә) оештырыла, аның составына Жданов исемендәге колхоз да (Кече Бөгелмә авылы) керә, 1965 елда поселок “Александровский” совхозы буларак аерылып чыга.

Хәзерге вакытта поселокта “Репродукт”, “Фактум Строй”, “Восход”, “Лучагро 2008” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Акчарлак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы күбесенчә “Репродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 2012 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Поселокта күп функцияле үзәк эшли (2014 елдан), анда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (1962 ел), китапханә урнашкан.

Халык саны

1970 елда – 317,
1979 елда – 346,
1989 елда – 578,
2002 елда – 630,
2010 елда – 618,
2015 елда – 641 кеше (руслар – 45%, татарлар – 39%).