Тарихы

Авылга XVIII йөз ахры – XIX йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар катлавына керә.

XX йөз башында авылда мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2571 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Салих волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Салих авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Игенче” колхозы оештырыла, 1957 елда “Баулы” совхозы составында, 1965 елда – Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXII партсъезды исемендәге колхоз, 1996 елда – “Чүте” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт. 2000 елдан “Чүте” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1985 елда авылда урта мәктәп ачыла, 2015 елда тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

1995 елда мәктәп каршында “ Минем яраткан җирем” музее ачыла (җитәкчесе – Г.Р.Вәлитова).

Авылда мәдәният йорты (1984 елдан), китапханә, балалар бакчасы (1970 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, “Яңа Чүте” мәчете бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” балалар бию коллективы эшли (2010 елдан, оештыручысы – Р.З.Ханова).

Халык саны

1822 елда – 26 ир заты;
1859 елда – 392,
1889 елда – 694,
1910 елда – 1143,
1920 елда – 1256,
1926 елда – 898,
1938 елда – 924,
1949 елда – 700,
1958 елда – 643,
1970 елда – 792,
1979 елда – 687,
1989 елда – 542,
2002 елда – 474,
2010 елда – 416,
2015 елда – 375 кеше (татарлар).