Шалты авылы мәчете. XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы

Тарихы

Авылга 1730 елларда, башка мәгълүматларга караганда Оренбург – Казан юлын төзегән вакытта 1694 елда Яңа Шауты исеме белән нигез салына, соңрак Яңа Шалты дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Шалты исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 3 мәчет (аларның берсе 1899 – 1900 елларда төзелә, архитектура истәлеге, 1992 елда яңадан торгызыла), 2 су тегермәне, базар, 16 – 23 гыйнварда ярминкә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6439 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Салих волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Шалты авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елда “Победа” колхозы составына керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда башлангыч мәктәп, 1945 елдан соң җидееллык, 1978 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1972 елдан, 2003 елдан мәктәп бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, 2 мәчет (1899 – 1900 елларда һәм 1998 елда “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Г.Г.Ганиевның бабасы истәлегенә төзелә).

Мәдәният йорты каршында “Сәйлән” вокаль коллективы (1998 елда, оештыручысы – Н.Г.Гыйльфанова), театр коллективы (1998 елдан, оештыручысы – Г.Г.Вахитова), “Сөмбелә” фольклор коллективы (2000 елдан, оештыручысы – Н.Ш.Гыйльфанова), балалар театр коллективы эшли. (2013 елдан, оештыручысы – Ф.В.Сәхибуллин).

Авыл тирәсендә I һәм II Яңа Шалты туктаулыгы табыла (соңгы бронза чор).

Күренекле кешеләре

Г.Б.Бәдыйгов (1906 – 1978) – сәясәт һәм профсоюз эшлеклесе, ТАССРның Югары Советы депутаты (1959 – 1963 еллар);

Г.Г.Ганиев (1947 елда туган) – нефтьче, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, РФ Җылылык энергетикасы министрлыгының атказанган хезмәткәре, Баулы шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 1512,
1889 елда – 1811,
1897 елда – 2001,
1910 елда – 2480,
1920 елда – 2534,
1926 елда – 2077,
1938 елда – 1381,
1949 елда – 1310,
1958 елда – 1163,
1970 елда – 1265,
1979 елда – 1001,
1989 елда – 721,
2002 елда – 604,
2010 елда – 596,
2015 елда – 578 кеше (татарлар).