Тарихы

Авылга чама белән 1830 елда Курск губернасыннан күченүчеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәренә керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елда авылда чиркәү төзелә.

 XX йөз башында волость идарәсе урнаша, земство станциясе, земство хастаханәсе (1888 елдан, 1912 елда яңа бина төзелә), амбулатория (1892 елдан), чиркәү, чиркәү-приход һәм земство мәктәбе (1914 елдан), мәктәп, 2 су тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2275 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Поповка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда ике колхозны кушу нәтиҗәсендә эреләндерелә, 1957 елда “Кандыз” совхозы (Татар Кандызы авылы белән бергә) составына керә.

1995 елдан “Поповка” акционерлык җәмгыяте, 1998 елдан “Поповка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (соңрак җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1939 елдан, 1965 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә, табиб амбулаториясе (1975 елдан), балалар бакчасы (1957 елдан, 1988 елда яңа бина төзелә), янгынга каршы хезмәт урыны (2009 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2009 елдан), Святитель Николай Мир Ликийский Чудотворец чиркәве (2012 елдан) эшли.

2005 елдан мәдәният йорты каршында “Забавушка” вокаль ансамбле (оештыручысы – Л.В.Нуретдинова), 2012 елдан балалар театр коллективы (оештыручысы – А.З.Шакирҗанова).

Авылда төзекләндерелгән Иван Титай чишмәсе бар (“Титай бабай чишмәсе”).

Авылдан 5 км төньяк-көнбатыштарак, Живоначальная Троица чиркәве фрагментлары табыла (1864 һәм 1870 еллар арасында төзелә, архитекторы – К.Тон).

Күренекле кешеләре

И.А.Дегтярёва (1963 елда туган) – микробиолог, биология фәннәре докторы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

ТРның атказанган табибы В.А.Стешовның (1937 елда туган) тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1859 елда – 609,
1889 елда – 1029,
1910 елда – 1544,
1920 елда – 1456,
1938 елда – 1474,
1949 елда – 441,
1958 елда – 411,
1970 елда – 1026,
1979 елда – 955,
1989 елда – 896,
2002 елда – 902,
2010 елда – 827,
2015 елда – 840 кеше (руслар – 60%, татарлар – 27%).