Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Баштагы исеме Мирная Дубовка, 1940 – 1950 елларда Кече Дубовка исеме белән дә очрый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 342 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Потап-Тумбарлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Крупская исемендәге колхоз оештырыла, 1971 елда берләштерелгән “Совет” совхозы составына керә (Васькино Туйралы авылы). 1982 елда “Березовский” совхозы составында, 1996 елда “Березовский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

И.Д.Зиновьев (1905 – 1942) – Советлар Союзы Герое, полковник, Совет-фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша (2004 елда авылда Зиновьевлар йорты урынына истәлек такта куела).

Халык саны

1859 елда – 145,
1889 елда – 229,
1897 елда – 283,
1926 елда – 369,
1949 елда – 134,
1958 елда – 129,
1970 елда – 84,
1979 елда – 53,
1989 елда – 14,
2002 елда – 18,
2010 елда – 11,
2015 елда – 14 кеше (руслар, чуашлар).