Тарихы

Авылга XIX йөздә нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Дмитриевка исеме белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Е.Н.Аничковага карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 508 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Покрово-Урыстамак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Восток” колхозы оештырыла, 1958 елда “Алга” колхозы (Покрово поселогы) Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды исемендәге колхоз белән берләшә. 1993 елдан “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә авыл хуҗалыгы кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында I һәм II Бакалы торулыгы (буралы курган культурасы) археология истәлеге ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 216,
1897 елда – 438,
1920 елда – 522,
1926 елда – 489,
1938 елда – 355,
1949 елда – 271,
1958 елда – 184,
1970 елда – 206,
1979 елда – 91,
1989 елда – 67,
2002 елда – 86,
2010 елда – 99,
2015 елда – 89 кеше (руслар).