Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның  1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Удмурт Ташлысы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Алексеевка авылы белән бергә “Батрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Кудряшов), 1944 елда мөстәкыйль “Прожектор” колхозына аерылып чыга.

Халык саны

1926 елда – 31,
1938 елда – 108,
1949 елда – 150,
1958 елда – 107,
1970 елда – 114,
1979 елда – 67,
1989 елда – 10,
2002 елда – 8,
2010 елда – 4,
2015 елда – 4 кеше (чуашлар, руслар).