Авыл 1602–1603 еллардан Елгулово буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, Себер трактында йөк ташу тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе була; 3 мәчет (1838, 1882, 1894 елларда төзелә), земство хастаханәсе, 3 мәктәп, су тегермәне (XX йөз башы, Әюп бай акчасына төзелә, агросәнәгать архитектурасы истәлеге), юлаучылар йорты, трактир, базар, берничә сәүдә кибете эшли.

Авыл мәктәбендә күренекле язучы һәм дин эшлеклесе Әбүбәкер бине Ибраһим әл-Казани (XVIII йөз) белем ала.

Земство хастаханәсе XIX йөзнең икенче яртысында төзелә. Бинасы сакланган, классицистик юнәлештәге эклектика стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 4610 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Яңгул авыл җирлеге үзәге.

1933 елда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Зарипов), 1941 елдан аңардан Тимошенко исемендәге колхоз аерылып чыга, 1950 елда “Яңа тормыш” колхозына берләштерелә. 1995 елдан “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Яңа тормыш” җавплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү, бөртеклеләр орлыкчылыгы белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда ике башлангыч мәктәп ачыла, 1928 елда – берләштерелеп, җидееллык (яңа бина төзелә), 1934 елда – урта, 1942 елда – җидееллык, 1953 елда урта мәктәп (1985 елдан яңа бинада) итеп үзгәртелә. 2002 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Г.Г.Гарифуллин исеме бирелә.

1995 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла. 1945–1966 елларда балалар бакчасы эшли.

Хәзер авылда мәдәният йорты (1982 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1994 елдан) бар.

Авылда “Ива мебель” үреп ясалган мебель фабрикасы эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гарифуллин (1925–2002) – Советлар Союзы Герое, Берлин биналарының берсенә Кызыл байракны беркетә;

И.К.Заһидуллин (1963 елда туган) – тарих фәннәре докторы;

Х.Рахман (1914–1942) – шагыйрь.

Халык саны

1766 елда – 288 ир-ат;
1834 елда – 1268,
1859 елда – 1935,
1884 елда – 2219,
1905 елда – 2379,
1920 елда – 2904,
1926 елда – 2835,
1938 елда – 2501,
1949 елда – 1659,
1958 елда – 1581,
1970 елда – 1582,
1979 елда – 1043,
1989 елда – 1096,
2002 елда – 1101,
2010 елда – 1085,
2015 елда – 1040 кеше (татарлар).