Административ-территориаль буйсынуы

1930 елда Симет, Ленин һәм Мишәбаш урманчылыклары җирлегендә Саба урман сәнәгате хуҗалыгы оештырылу нәтиҗәсендә нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – Саба районында. Хәзер – Мишә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Мишәбаш кардоны оештырыла. 1933–1934 елларда барак йортлар төзелә, үзагач әзерләү, орлыклар җыю һәм урман утырту эшләре башкарыла.

1962 елда Саба урман хуҗалыгы директоры итеп Н.М.Миңнеханов билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән елларда урман торгызуга зур игътибар бирелә, урманны тоташ кисү тыела, сайлаулы кисү гамәлгә кертелә. Нәтиҗәдә 1968 елга районның урманлылыгы арта, халык куллану товарларын җитештерү җайга салына.

1995 елдан Саба урман хуҗалыгы (2007 елдан – Саба урманчылыгы) республикада утырту материалын эллипсоид питомникларда үстерү технологиясен куллану буенча беренчелекне били, әлеге алым түбән үзкыйммәт шартларында яхшыртылган биометрик күрсәткечләргә ия югары сыйфатлы стандарт утырту материалы булдыру мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта урман культураларын һәм ышыклау урман тезмәләрен проектлау, шулай ук аларны инвентаризацияләү программалары гамәлгә кертелгән.

Урманчылык 42 млн сумлык тирәсе товарлыклы продукция, шул исәптән 30 исемдә халык куллану товарлары чыгара. Эшчәнлек калдыксыз технология буенча алып барыла, нәтиҗәдә агач массаcының 97% ы файдаланыла. Җитештерелүче барлык халык куллану товарлары рентабельле. Эре үлчәмле агачны кисеп чимал бүрәнә, фанера кискәсе, төзелеш материаллары алалар, түбән сортлы агачтан һәм калдыклардан халык куллану товарлары – рәшәткә, эш кораллары саплары, себеркеләр, мунча себеркеләре, мунчалалар җитештерәләр.

2011 елдан поселокта Д.Ф. Билалова крестьян-фермер хуҗалыгы эшли (умартачылык).

Халкы башлыча урманчылыкта эшли, терлекчелек, умартачылык һ.б. белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1941 елда ябыла, 1944 елда кабат эшли башлый, 1957 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1978 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Поселокта мәдәният йорты (спорт залы белән бергә), «Ләйсән» балалар бакчасы (1937 елдан, 1988 елдан – яңа бинада), китапханә (1950 еллардан, 1976 елдан – яңа бинада), «Нур» ял йорты (2007 елдан), Республика әһәмиятендәге картлар йорты (2002 елдан), урман селекция-орлыкчылык үзәге (2012 елдан), сувенирлар (1973 елдан), фанера (1974 елдан), кирпеч (1975 елдан) цехлары, түбән сортлы үзагачны эшкәртү комплексы (2013 елдан), тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереялы Н.М.Миңнеханов исем. дендрология бакчасы (11,25 га мәйданда 500 дән артык төр агачлар, куаклар һәм җиләк-җимеш культуралары үсә; 2005 елдан), ашханә, кафе (икесе дә – 2002 елдан), «Нургали» мәчете (2000 елдан), даруханә, ясалма бозлы, тренажерлар һәм гимнастика заллары булган «Нарат» спорт комплексы, «Маяк» картодромы, кунакханә, вейкбординг белән шөгыльләнү өчен Вейк-Парк (2004 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Нургали» чишмәсе урнашкан.

Урман хуҗалыгы ветераннары башлангычында поселокта Саба урман хуҗалыгы тарихы музее булдырыла. Урман хуҗалыгы чыгымнары хисабына музей бинасы төзекләндерелә, 2004 елда Татарстан Республикасы Милли музее белгечләре тарафыннан экспозиция оештырыла (фондта – 859 саклау берәмлеге).

Поселокта шулай ук кыңгыраулар музее ачыла (239 экземпляр кыңгыраулар, шөлдерләр, шалтыравыклар, чиркәү кыңгыраулары урын ала).

Мәдәният йорты каршында «Аманәт» театр (1978 елдан, 2006 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Г.И.Зыятдинова), «Тургай» фольклор (2010 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Поселок белән урман белгече, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы директоры (1962–1990), ТАССРның, РСФСРның атказанган урманчысы, Октябрь Революциясе һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Н.М.Миңнехановның (1930–2001) (2001 елда поселокта аңа һәйкәл куела) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1938 елда – 478,
1949 елда – 781,
1970 елда – 927,
1979 елда – 904,
1989 елда – 882,
2002 елда – 994,
2010 елда – 1058,
2020 елда – 1074 кеше (татарлар).