- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2000), профессор (2002), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2002)
1948 елның 23 гыйнварында Питрәч районы Кавал авылында туа.
1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, «Татсельхозтехпроект» проектлау конторасында эшли, 1973–1977 елларда — ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
1977 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясендә, читтән торып уку факультеты деканы (1990–1995).
Хезмәтләре туфрак эшкәртү техникасын төзүгә карый. Макаров интенсив игенчелек шартларында туфрак эшкәртүнең энергия саклаулы, эрозиягә каршы һәм тигез (тирән буразналарсыз) алымнарын тәкъдим итә. Туфракның төрле типларын тигезләп сөрү өчен сукалар, туфракны чәчүгә кадәр эшкәртү һәм аерым урыннарга минераль ашламалар кертү эшләрен берләштергән агрегатлар (ТРның 12 хуҗалыгында файдаланыла), чәчүлекле культураларның рәт араларын төбенә өеп эшкәртү культиваторы, орлыклык суганнарны туфрак төерләреннән аерып, бер фазалы җыеп алу машинасын эшли.
Уйлап табуга 26 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССР ВДНХсының ике көмеш медале, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Технологии и техника для гладкой вспашки почв. К., 2000;
Подготовка и настройка машин к полевым работам. К., 2002 (автордаш);
Регулировка и настройка машин для заготовки кормов. К., 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.