Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе Гайнуллин Гарифулла Гайнулла улы.

Биографиясе

1878 ел, Сембер губернасы, Буа өязе Иске Чокалы авылы — 1935 ел, Омск өлкәсенең Тюкалинск районы Охотниково авылы.

Сембер шәһәрендә мәдрәсәдә укый, туган авылында укыта.

1919–1921 елларда Буа кантонының халык мәгарифе бүлегендә инструктор, аннан соң тегүчелек кәсебе белән шөгыльләнә.

Вакытлы матбугатта басыла. «Надан ата» (1911), «Тәрәкъкый мәхәббәте» (1911), «Кызыклы шигырьләр» (1912), «Гаффар агай тормышы» (1912), «Яхъя суфи» (1914) шигырьләр җыентыклары авторы.

Чокалый иҗатына мәгърифәтчелек хас.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Булатов Ә. Мәгърифәтче язучы Г.Чокалый // Казан утлары. 1979. № 5.

Автор — Ф.И.Ибраһимова