Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 644,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның  2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Салавыч авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Латыйпов), 1954 елдан – “Кызыл яшьләр” колхозы, 1964 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1967 елдан – “Социалистик Татарстан” колхозы, 1993 елдан “Татарстан” колхозы составында. 1996 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2011 елга кадәр авылда мәктәп эшли. 1950 елда китапханә ачыла, 1976 елда авыл клубы төзелә.

Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2017 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 373,
1884 елда – 399,
1905 елда – 463,
1920 елда – 545,
1926 елда – 472,
1938 елда – 494,
1949 елда – 407,
1958 елда – 286,
1970 елда – 302,
1979 елда – 276,
1989 елда – 397,
2002 елда – 222,
2010 елда – 231,
2015 елда – 230 кеше (татарлар).