Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шайгурино исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 946,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Түке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Удар” колхозы оештырыла. 1959 елда “Татарстан” колхозы составында (Зөбәер авылы). 1994 – 2004 елларда “Татарстан” авыл хуҗалыгы җиештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Чәчер” ябык акционерлык җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли(бина 2002 елда төзелә), клуб бар (мәктәп бинасында).

2002 елда мәктәптә музей ачыла (оештыручысы – Г.К.Муллагалиева, 300 саклау берәмлеге, 2014 елдан клуб бинасына урнаша), экспозиция төбәк тарихына багышлана.

Күренекле кешеләре

А.Җ.Салихов (1892 – 1972) – ТАССРның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры;

В.Х.Һадиев (1929 – 1996) – ТАССРның атказанган укытучысы, РФнең халык мәгарифе отличнигы.

Халык саны

1795 елда – 107,
1816 елда – 246,
1858 елда – 360,
1870 елда – 425,
1884 елда – 479,
1897 елда – 550,
1906 елда – 641,
1913 елда – 639,
1920 елда – 698,
1926 елда – 621,
1938 елда – 649,
1949 елда – 588,
1958 елда – 501,
1970 елда – 455,
1979 елда – 247,
1989 елда – 140,
2002 елда – 92,
2010 елда – 109,
2015 елда – 87 кеше (татарлар).