Мәкалә ислам шәһәре концепциясе аспектында X йөз –XVI йөз уртасында Татарстан территориясендә булган урта гасырлар ислам дәүләтләрендә шәһәр төзелешенә гомуми тасвирлама бирүгә багышлана.

Идел-Кама Болгарының, Алтын Урда Болгар олысының һәм Казан ханлыгының шәһәр төзелеше мирасы Биләр, Сувар, Җүкәтау, Ашлы, Болгар һәм башка күп башкала һәм зур шәһәрләр урынындагы тарих-археология ядкәрләреннән гыйбарәт. Аларның берсе генә – Казан – хәзер дә бар, ләкин XVI йөз уртасыннан Рус христиан дәүләте, ә хәзерге вакытта күп динле Россия дәүләте кысаларында үсеш алган.

Ул шартларда Татарстан һәм дөньяның мөселман илләре урта гасырлар шәһәрләренең үзенчәлекләре һәм уртаклыклары, ислам үзенчәлеге турында сорау нигезле. Бу сорауга җавап өчен башка төбәкләрнең ислам шәһәрләре буенча фәнни мәгълүматларны китерү кирәк.

1920 елларда чит илләр историографиясендә урта гасырлар ислам шәһәре концепциясе урнаша. Ислам шәһәрләрен яңа материаллар туплануга карап, мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә һәм озак вакытлар дәвамында өйрәнү, галимнәрне элек урнашкан ислам шәһәре концепциясен төзәтергә мәҗбүр итә һәм аның формаларының күп төрлелеген раслый. Ислам шәһәрләрен өйрәнүнең яңа юллары һәм алымнары концепциянең заманча төшенчәсенә мөмкинлек бирә, ул ислам шәһәренең асылын, аның аерым билгеләрен һәм мөселман дөньясының күп төрлелегендә төбәк үзенчәлекләрен ача, Идел-Кама төбәге шуңа карый.

Сылтама ясау өчен: Надырова Х.Г. Cредневековое градостроительство в аспекте концепции исламского города // Научный Татарстан. 2011. №2. С.99–108.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәнифә Габидулла кызы Надырова, архитектура кандидаты, доцент.