Биографиясе

1873 елның 15 августы, Владимир губернасы, Покров өязе Орехово авылы — 1923 елның 22 феврале, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1900), земство фельдшерлар мәктәбендә укыта, Казан губернасы земствосының Чәчәк салдыру институтына җитәкчелек итә, бер үк вакытта Казан университетында лекцияләр укый.

1903 елдан профессор М.Я.Капустинның гигиена лабораториясендә эшли.

1910–1912 елларда чит илдә фәнни командировкада.

1913 елдан Саратов университетында.

1915 елдан Казан университетында, 1921 елдан гигиена кафедрасы мөдире, профессор (1918).

Хезмәтләре туклану гигиенасына карый. Орлов җитен маеның әһәмиятен гигиена күзлегеннән чыгып өйрәнә.

Хезмәтләре

Материалы к вопросу о значении варёного льняного масла (олифы) с гигиенической точки зрения. К., 1908;

Опыт количественного определения карбоксигемоглобина в смеси с оксигемоглобином спектрометрическим способом с применением формулы Viervordt’a. К., 1910;

Съедобные и ядовитые грибы, грибные отравления и их профилактика. М., 1953.

Әдәбият  

Казанский медицинский институт, 1814–1989. К., 1989. Ч. 1.