Биографиясе

1901 елның 2 феврале, Саратов шәһәре – 1985 елның 7 июле, Владивосток шәһәре.

А.Я.Гордягин шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1925), шунда ук эшли.

1944 елдан СССР Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш филиалының Биология институтында (Владивосток шәһәре), 1949–1966 елларда түбән төзелешле үсемлекләр лабораториясе мөдире.

Мари АССРның үсемлекләр япмасын тикшерүләр буенча Казан университеты ботаника кафедрасы оештырган геоботаник экспедицияне җитәкли (1931). Нәтиҗәдә Идел-Кама өлкәсендә 100 ләп төр көпшәле үсемлек, 150 төр мүк һәм 119 төр лишайникны эченә алган зур гербарий материалы җыела һәм эшкәртелә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Мари һәм Чуаш АССРларның мүкле һәм торфлы сазлыкларын, ТАССРның төньяк-көнбатыш өлеше флорасын, Кавказ тыюлыгындагы түбән төзелешле үсемлекләрне, Раифа тыюлыгындагы җәймәле гөмбәләрне өйрәнүгә карый.

Торфлы мүкләрнең күп төрләрен билгели һәм тәфсилләп сурәтли, аларның эчке структурасын ачыклый.

Васильева шулай ук Ерак Көнчыгыштагы гөмбәләрне, төче суда үсә торган суүсемнәрне, мүкләр һәм лишайникларны өйрәнә.

Хезмәтләре

О флоре сфагновых мхов северо-запада Казанского края // Ученые записки Казанского университета. 1933. Т.93, книга 6, выпуск 1.

Сорные растения и меры борьбы с ними. Йошкар-Ола, 1934.

К флоре мхов Марийской автономной области // Ученые записки Казанского университета. 1936. Т. 96, книга 6, выпуск 3.

Съедобные грибы Дальнего Востока. Владивосток, 1971.

Деревообразующие грибы Дальнего Востока. Новосиб., 1975 (автордаш).

Автор – А.П.Ситников