- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балтач районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан 9 км көнбатыштарак, Шушма елгасы буенда урнашкан
1710–1711 еллардан Түбән Ядегәр исеме белән мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык, терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, бау ишү кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында мәчет (1896 елда төзелә), 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 642,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.
Хәзер Шубан авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда “Шушмабуй” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Галимҗанов), 1951 елдан – “8 март” колхозы, 1958 елдан – Горький исемендәге колхоз, 1959 елдан – “Правда” колхозы, 1966 елдан – “Алга” колхозы составында. 1995 елдан “Сасна” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Сасна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1957 елга кадәр авылда мәктәп эшли. 1968 елда – фельдшер-акушерлык пункты (хәзер ябык), 1983 елда – мәдәният йорты (хәзер ябык), 1988 елда балалар бакчасы (хәзер ябык) ачыла.
Мәчет эшли (1997 елдан).
1782 елда – 45 ир-ат;
1834 елда – 167,
1859 елда – 217,
1897 елда – 418,
1908 елда – 448,
1920 елда – 440,
1926 елда – 392,
1938 елда – 318,
1949 елда – 198,
1958 елда – 138,
1970 елда – 134,
1979 елда – 151,
1989 елда – 117,
2002 елда – 135,
2010 елда – 134,
2015 елда – 137 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.