Биографиясе

1891 елның 13 июле, Рига шәһәре — 1979 елның 26 сентябре, Казан.

1911 елдан, бүленеп, Юрьев (хәзерге Тарту шәһәре) университетының медицина факультетында укый (университет 1916 елдан Воронежга эвакуацияләнә).

1920 елда Кызыл Армия сафларына алына, Воронеж эвакогоспитальләренең йогышлы авырулар бүлекләрендә табиб булып эшли.

1921 елдан запас кыр госпиталендә химия-бактериология лабораториясе мөдире, бер үк вакытта, Воронеж санитария-бактериология институтының диагностика бүлегендә табиб-лаборант, 1924–1942 елларда Воронеж медицина институтының бактериология һәм эпидемиология бүлекләре мөдире, бер үк вакытта эпидемиология кафедрасы мөдире (1931–1934), 1939–1942 елларда өлкәнең бруцеллёз станциясе башлыгы.

1928 елдан Воронеж, Курск, Тамбов, Орёл өлкәләрендә йогышлы авыруларга (чәчәк, туберкулёз, түләмә, бруцеллёз) каршы көрәшкә җитәкчелек итә.

1938 елда кулга алынып, иреккә чыгарыла.

1941 елда диссертация якламыйча гына медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

1942 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты һәм Казан эпидемиология һәм микробиология институты консультанты.

1942–1968 елларда Казан медицина институтының эпидемиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре туберкулёз, чәчәк, туляремия һ.б. авыруларга диагноз куюга, чәчәк салдыруны оештыруга, медицина статистикасына карый.

Медаль, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новый метод окраски туберкулёзных бацилл в толстом патолого-анатомическом срезе // Журн. микробиологии, патологии и инфекционных болезней. 1929. Т. 6, вып. 3/4;

Метод смывов для выделения бацилл сибирской язвы из почвы, воды, шерсти, кожи и других объектов // Журн. микробиологии и иммунобиологии. 1930. Т. 7, вып. 1;

К вопросу об эффективности энтеральной вакцинации против дизентерии // Журн. микробиологии, эпидемиологии и иммунобиологии. 1940. № 7.