- РУС
- ТАТ
җәнлек үрчетү буенча белгеч, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2004), профессор (2005)
1953 елның 1 маенда БАССРның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында туа.
Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1978).
1979–1984 елларда БАССРның Күмертау районы «Мораптал», «Таймас», Яңавыл районы «Буй», Аскын районы Урмияз, «Төй» совхозларында өлкән зоотехник, өлкән фәнни хезмәткәр.
1985 елдан Башкорт авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы терлекләре үрчетү кафедрасында, 1993–1999 елларда өлкән укытучы, 1998–2003 елларда укыту-методика һәм вузга әзерлек бүлекләре мөдире.
2004 елдан Башкорт аграр университетының фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы.
Хезмәтләре интенстив технологияләр кулланганда мөгезле эре терлекләрнең продуктлылыгы күрсәткечләрен өйрәнүгә, кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең тире сыйфатын яхшырту максатыннан традицион булмаган азык өстәмәләре куллануга карый.
Резервные повышения продуктивности пушного звероводства России. М., 2002 (автордаш);
Применение долюцара при разведении серебристо-чёрной лисицы. Уфа, 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.