Биографиясе

1860 елның 18 октябре, Мәскәү – 1922 ел, Казан.

Мәшһүр физик А.Г.Столетов шәкерте.

1882 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1888 елдан Казан университетында, 1893 елдан магнит-метеорология обсерваториясе профессоры һәм мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре оптикага, магнетизмга, метеорологиягә карый.

Х.А.Лоренц теориясеннән аермалы булган, хәрәкәтләнүчән тирәлекләрдә электромагнит күренешләре теориясен төзеп карый; ферромагнетиклардагы магнит каршылыгын һәм термомагнит күренешен беренче мәртәбә җентекләп өйрәнә; магнитланган матдәләрнең электр үткәрүчәнлеге үзгәрүен тикшерә (Гольдгаммер эффекты). Аның «Яктылыкның электромагнитик теориясе. Яктылык полярлашу яссылыгының табигый әйләнеше» («Электромагнитная теория света. Естественное вращение плоскости поляризации света», 1892 ел), «Яктылык нурлары басымы турында» («О давлении световых лучей», 1901 ел) дигән монографияләре мәгълүм.

Россиянең көнчыгыш өлешендә 96 метеостанцияне берләштергән метеорология челтәре оештыра.

1895 елдан Д.А.Гольдгаммер катнашында ел саен «Көнчыгыш метеорология челтәре хезмәтләре» («Труды Восточной метеорологической сети»), 1897 елдан «Көнчыгыш Россия челтәренең айлык бюллетене» («Ежемесячный бюллетень сети Востока России») нәшер ителә.

Хезмәтләре

Электролитические прерыватели. Казань, 1902; 

Новая теория электромагнитных явлений в движущихся средах // Изв. Физ.-мат. об-ва. Сер. 2. 1915. Т. 21, № 1–3.

Автор – Р.Г.Усманов