- РУС
- ТАТ
Рәссам, нәкышьче, гобелен остасы. Татарстан Республикасының халык рәссамы (2018), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2008)
1948 елның 19 апрелендә Казанда туа.
Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесының гамәли текстиль факультетын тәмамлый (1975).
А.Н.Егоровның монументаль текстиль жанрындагы төп әсәрләре: «Иске фонтан» (1979–1988), «Свияжск» (1997–2002), «Казан. Бауман урамы (2003), «Рәссам Николай Фешин» (2005–2017).
А.Егоров нәкышьче буларак та эшли. Берничә чиркәү стенасын бизәүдә катнаша, аерым алганда Казандагы Петр һәм Павел соборын, Мәскәүдәге Благовещенский соборын һәм Иоанн Предтеча чиркәвен.
СССР (1991), Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Төбәк, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. 1977, 1998, 2003, 2015, 2018, 2021 елларда Казанда шәхси күргәзмәләре уздырыла.
А.Н.Егоровның эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музее, Зеленодольск сәнгать галереясе тупланмаларында саклана, Россия, Бөекбритания, АКШ, Франция һәм башка илләрнең шәхси коллекцияләрендә бар.
Бакый Урманче исемендәге бүләк (2005), хәзерге сынлы сәнгать өлкәсендә Н.И.Фешин исемендәге бүләк (2014), Татарстан Республикасының декоратив-гамәли сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен ("Казан өстендә ай" гобеленнар циклы) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2022) лауреаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.