Авыл 1619 елдан Красная Сосна буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Көчек Саснасы исеме белән дә билгеле. Түбән Сасна, Урта Сасна, Югары Сасна авылларын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә (1858 елгы мәгълүматлар буенча, халкының гомуми саны 2262 кеше тәшкил итә).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

1768 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 тегермән эшли.

1830, 1867, 1880 елларда җәмигъ мәчетләр төзелә, шуларның икесендә мәдрәсә була. 1794–1841 елларда дин эшлеклесе һәм шагыйрь Таҗетдин бине Габдеррәшит Иштирәки мәдрәсәләрнең берсендә имам һәм мөдәррис була.

XX йөз башында авылда 5 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1847 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның  12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Сасна авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл көч” (беренче рәисе – Б.Садриев) (Түбән Сасна авылы) һәм “Үрнәк” (Югары Сасна авылы) колхозлары оештырыла, 1933 елда “Кызыл үрнәк” колхозына берләштереләләр, 1940 елда яңадан “Кызыл үрнәк” һәм “Правда” колхозларына бүленәләр, 1950 елда “Правда” колхозы итеп берләштерелә, 1995 елдан “Сасна” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Сасна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм Балтач май-сөт комбинатында эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1922 елда авылда – уку өе, 1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Балтач балалар спорт мәктәбе филиалы, китапханә, “Мазһар мулла мәчете” (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

И.Ф.Абдуллин (1951–2002) – химия фәннәре докторы;

Г.Г.Апанаев (1862–1919) – җәмәгать һәм дин эшлеклесе, нашир;

Мазһаров Ә.М. (1943 елда туган) – техник фәннәр докторы, ТРның атказанган химигы, ТР ФА академигы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Фәннәр академиясе президенты (2006–2014);

Р.Ш.Мостафин (1946 елда туган) – баянчы, ТАССРның халык артисты.

1952 елдан шушы авылда яшәгән Социалистик Хезмәт Герое С.Н.Нәфыйкованың (1925–2012) тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1766 елда – 180,
1811 елда – 334 ир-ат;
1834 елда – 821,
1859 елда – 1041,
1884 елда – 1179,
1905 елда – 1125,
1920 елда – 1261,
1926 елда – 1007,
1938 елда – 1868,
1949 елда – 1034,
1958 елда – 971,
1970 елда – 1001,
1979 елда – 920,
1989 елда – 904,
2002 елда – 1023,
2010 елда – 1050,
2015 елда – 1094 кеше (татарлар).