1936 елда төзелә. 1949 елда — хирургия корпусы, 1973 елда терапия корпусы сафка кертелә. 1992 елдан поликлиника эшләп килә.

Әлеге клиник хастаханә Казан медицина университетының һәм Казан медицина академиясенең клиник базасы булып тора, алты махсус корпуста урнашкан, аның составына хастаханә, поликлиника, травмпункт, хатын-кызлар консультациясе, районара диагностика, биохимия, бактериология һәм патологик анатомия лабораторияләре, кан алу бүлеге керә.

Хастаханәнең бүлекләре: интенсив дәвалау палатасы булган кардиология; эндоскопия, ультратавыш, тепловизион диагностика, криолазеротерапия, биохимия кабинетлары булган гастроэнтерология; торакаль хирургия, спонтан пневмоторакс һәм бронхология кабинетлары белән пульмонология; кан юллары бозылган авырулар өчен неврология (интенсив дәвалау палаталары белән); колак, борын, тамак авырулары өчен планлы һәм кичектергесез хирургия, аудиология кабинеты булган ике бүлек, Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедия институты белән бергә эшләүче травмотология һәм ортопедия; функциональ диагностика кабинеты һәм махсус лабораториясе булган профпатология. Биредә ашказаны җәрәхәтенә, гениталийлар патологиясенә органнарны саклап калулы оригиналь операцияләр, үт юлларында таш булганда барлык төр операцияләр (шул исәптән эндоскопик), ашказанындагы, эчәклектәге һ.б. шешләргә радикаль операцияләр, шулай ук сидек юлындагы ташларга, бөерләр, сидек юллары, бөер өсте бизе һ.б. эшчәнлеге бозылганда планлы һәм кичектергесез операцияләр үткәрелә.

Хастаханәдә шулай ук рентгенология, криолазеротерапия, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, массаж, бальнеологик дәвалау бүлекләре; су астында дәвалау, психотерапия, энәләр белән дәвалау кабинетлары бар.

250 дән артык медицина хезмәткәре исәпләнә. Ел саен 15 меңнән артык кеше дәвалану уза (планлы һәм кичектергесез), 300 меңнән артыгына хастаханә белгечләре консультация үткәрә, 25 меңнән артык авыруның өйләренә барып хезмәт күрсәтелә.

Авторлар – Т.Ф.Сафин, Р.Г.Исхакова