1975 елда 65 нче техник училище буларак ачыла, 2010 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; машина төзелеше технологиясе; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; эретеп ябыштыру производствосы; мехатроника һәм робототехника.

Көллият Әлмәт «Радиоприбор» заводы, Әлмәт торба заводы, «Алнас», «Нефтемаш», «Татэлектромонтаж» заводлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

2000 елда «Училище – көллият – югары уку йорты» өзлексез белем бирү программасы гамәлгә кертелә.

2019/2020 уку елында 814 укучы, 42 укытучы исәпләнә.